Мартта "Шалтыратулар урынына көйләр" бөтенрусия проекты кысаларында мәктәпләрдә стандарт шалтыратуларны Зур театр юбилеена һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган музыкаль композицияләр алыштырачак. Уку йортларында Петр Чайковский, Михаил Глинка, Александр Бородинның музыкаль әсәрләреннән цзеклщр яңгыраячак.
Укучылар искә төшерерләр яки беренче тапкыр ишетерләр: "Руслан һәм Людмила" операсыннан увертюра; "Евгений Онегин" операсыннан "Уж как по мосту мосточку"әсәре (Зур театр оркестры башкаруында); " Аккош күле" балетыннан "Танец маленьких лебедей" (СССР дәүләт академия симфоник оркестры башкаруында); "Князь Игорь"операсыннан "Улетай на крыльях ветра" композициясе.
Шулай ук мартта укучылар өчен 2025 елгы "Шалтыратулар урынына көйләр" Бөтенрусия инструменталь һәм рәсем сәнгате конкурсында җиңүчеләр башкарган көйләр яңгыраячак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар тарих буенча телдән имтихан тапшырачак.
Фото: «Башинформ» МА / архив