Иң чагу вакыйгаларның берсе "Ягез әле, малайлар!", анда 3-4 класс укучылары осталыкларын, көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәткәннәр. Кызлар котлау шигырьләре әзерләгән, ә малайлар "Эрудит", "Шифровка", "Төз атучы", "Хәрби авиация", Кырны минадан тазартырга" һәм " Кем көчлерәк?конкурсларында катнашканнар. Ярышлар Ватан турында танылган җырлар башкару белән тәмамланган.
Шулай ук традицион "Аҗаган" хәрби-спорт уены да узган, анда 5-7 класс укучылары катнашкан. Гимназистлар хәрби-спорт һәм интеллектуаль станцияләрдә биремнәрне үтәп, баллар җыеп, бик яхшы физик һәм хәрби әзерлек күрсәттеләр.
«Виктория» конкурс программасында 8-9 класс укучылары көч сынашкан. Уен барышында яшүсмерләр хәрби һөнәр күнекмәләрен үзләштерү белән бергә чыдам булырга, командада эшләргә һәм тапкырлык күрсәтергә өйрәнгәннәр.
Мәгариф учреждениесе тормышында ел әйләнәсенә хәрби-патриотик тәрбия мөһим урынны били. Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре кабинеты аның эш үзәге булып тора. Биредә укучылар хәрби хезмәткәрләр, әфганчылар, шулай ук Чернобыль һәлакәте ликвидаторлары белән очраша. Бу чаралар гимназистларны Ватанны саклауга әзерләргә ярдәм итә, бөтен эшкә системалылык һәм максатчанлык өсти. Укучылар "батырлык дәресләрендә", сугышчы-интернационалистлар һәм хезмәт ветераннары белән очрашуларда, шулай ук истәлекле даталарны бәйрәм итүдә, күргәзмәләр, викториналар һәм конкурслар үткәрүдә катнашалар. Ел саен уку йортында оборона-массакүләм һәм спорт- савыктыру эшләре айлыклары уза, укучылар шулай ук район уеннарында һәм слетларда катнашалар.
10 нчы сыйныф егетләре "Авангард" укыту-методика үзәгендә хәрби җыеннарда булалар, ә бу уку елында 8 нче сыйныф укучылары өчен беренче тапкыр мәгариф учреждениесе базасында өч көнлек хәрби җыеннар оештырылган. Биредә балалар корал төрләре, саклану чаралары һәм корал белән эш итү күнекмәләре белән танышкан.
Шулай ук балалар Ватан өчен сугышларда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү чараларында, шул исәптән "Герой парты"н ачуда, Хәтер вахтасында, Дан гирляндасын салуда һәм митинглар уздыруда катнашалар. Гимназиядә 7-11 сыйныфларда 234 укучыны берләштергән "Юнармия" бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте эшли.
Патриотик тәрбия үз җимешләрен бирә. Ел саен 1 нче гимназия илнең хәрби училищеларына укырга керүче яшьләрне чыгара. Чыгарылыш укучылары арасында югары хәрби-диңгез, авиация, космик һәм десант училищелары һәм башка күп кенә уку йортлары курсантлары бар.
Алсу Фәизова әзерләде.
Фотолар 1 нче гимназиядән.