Барлык яңалыклар
Мәғариф
13 март , 09:00

Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы

"БИ" - "БХ"  журналистлары якташларының уңышларын һәрвакыт игътибар белән күзәтәләр. Бүген без Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогика өлкәсендәге чираттагы казанышы турындагы яңалык белән уртаклашабыз.

Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы
Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы

Олег Василий улы «Русия Федерациясе Оборона министрлыгының гомуми белем бирү оешмаларының Ел педагогы–2026 " X Бөтенармия конкурсында катнашты, «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә 3 нче урын яулады, грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. 2022 елдан ул РФ Оборона министрлыгының Кронштадт диңгез кадет хәрби корпусында эшли. Конкурс 2026 елның 3 мартыннан 5 мартына кадәр «Русия Федерациясе Оборона министрлыгында тәрбияләнүче кызлар пансионы» Мәскәү кадет корпусында узды. Биредә якташыбыз жюрига  ачык уку дәресендә педагогик осталыгын, һөнәри белемнәрен һәм компетентлыгын - ачык лекцияләр үткәрү күнекмәләрен күрсәтте, мәгариф системасының мөһим проблемаларына кагылды, үзенең концептуаль методы белән уртаклашты. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Өсән-Иваново авылында «Цветаево  учагы» әдәби бәйрәмен оештыручыларның берсе Олег Данилин педагогика өлкәсендә дә уңышлы эшли, Ватанны саклаучыларны үстерә.

Котлыйбыз!

Любовь Иванова. Фото ачык чыганаклардан

Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы
Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы
Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы
Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы
Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы
Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы
Бәләбәйдә туган Олег Данилинның педагогик уңышы
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас