Һөнәри ярышлар кысаларында катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен педагогик дәресләр һәм осталык класслары үткәрделәр, ата-аналар белән мәгърифәтчелек эше башкардылар һәм һөнәри дебатларда катнаштылар.
Ярыш йомгаклары буенча “Миләшкәй” 27нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Сәлимгәрәева җиңү яулады. Хәзер аңа бәйгенең республика этабында Бәләбәй районын тәкъдим итәргә туры киләчәк.
Алсу Фәизова әзерләде.
Фотолар “Миләшкәй” балалар бакчасыннан.