Барлык яңалыклар
Мәғариф
14 март , 14:00

Сабантуй?!. Март аенда?!.

Дуслар, сезнең әле кыш та китеп бетмәгән март уртасында милли бәйрәмебез сабантуй булганын ишеткәнегез булдымы? Мөгаен, юктыр. Ә менә безгә –  чакырылган кунакларга ишетү генә түгел, аны күрү, әллә күпме якты, җылы тойгылар алу  насыйп булды. Кайчан, кайда, дисезме? Узган җомгада, ягъни 13 нче мартта. Әлбәттә, Бәләбәйнең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясендә!

Сабантуй?!. Март аенда?!.
Сабантуй?!. Март аенда?!.

Әлеге уку оешмасында  балаларга тирән белем белән бергә милли тәрбия бирүгә, аларның милли үзаңнарын үстерүгә дә игътибар гаять зур. Халкыбызның бәһасыз кыйммәтләре – күркәм гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре һ.б. ярдәмендә укучылар күңелендә яхшы сыйфатлар, туган телгә карата сөю тәрбияләп булуын биредә яхшы беләләр, шактый еллар тупланып килгән тәҗрибә моны ачык күрсәтә. Һәр сыйныф укучыларының  ел саен  “Аулак өй” күренешен сәхнәләштереп чыгыш ясавы – гимназиянең тик үзенә генә хас матур традициясе. Һәр сыйныф бу мавыктыргыч чарага иҗади килеп, яратып, аны тик үзенчә әзерли, укытучылар ярдәмендә зур әзерлек эше алып бара һәм иҗат җимешен сәхнәдә күрсәтә.

Бу  юлы исә  2 нче сыйныф укучылары “Аулак өй” түгел, ә театральләштерелгән Сабантуй бәйрәмен күрсәтеп, таң калдырдылар. Залда утырган кунаклар, укытучылар, ата-аналар, хәйран тамаша кылып,  гүя яшел җәй көнендә авыл сабантуена, яшьлекләренә кайттылар, күңел ачып, сабантуйлап йөрделәр. Ник дисәң, укучылар күрсәткән сабантуй нәкъ авылча булды. Балалар  өй борынча сабантуй бүләкләре дә җыйдылар; сабантуй мәйданында кара-каршы төртмә такмаклар да әйтештеләр; җырладылар, биеделәр, шигырьләр дә сөйләделәр; татар кураенда да, гармуннарда да уйнадылар. Һәм, әлбәттә, кашыкка йомырка салып йөгерү дә, күз бәйләп чүлмәк вату да, милли көрәш тә “ат чабышы”да – чәм, җитезлек, чослык, авыл сабантуена гына хас матурлык, рәхәтлек, миллилек хөкем сөрде.

 Укытчылары Ануфриева Рита Ирек кызы  белән озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Муллагалиева Альбина  Зәкәрия кызы һәм сәнгать бүлеге укытучыларының (Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар, Энҗе Баһауетдинова ), шулай ук әти-әниләрнең, балаларның үзләренең тырышлыгы, чарага иҗади килүе нәтиҗәсендә әле икенче  сыйныфта гына укыган балаларның бик күп нәрсә өйрәнүен күрү гаять шатландырды.  Дөресен әйтергә кирәк, кайбер, әйтик, зур мәктәпләрдә күп балаларның  сәхнәдә бер тапкыр да күренмәүләре мөмкин. Ә татар гимназиясендә  сәхнәгә менмәгән, чарада катнашмаган бер бала да калмый. Нәкъ менә сәхнә сәнгате, татар җырлары-моңнары, биюләре, шигырьләре аша аларның кечкенә йөрәгендә, мин татар кызы, мин татар малае, дигән горурлык хисе ныгый да инде.

 Бу юлы да кечкенә артистларның  үзләрен сәхнәдә матур итеп тота да белүләренә, шигырь сөйләүләренә, җыр-биюләренә, нурлы йөзләренә, милли киемнәрдә матур, бәхетле булуларына сокланмый мөмкин түгел иде. Сирәк хәл – сыйныфтагы бер генә кызның да чәчен кистермәве, ике толым итеп үреп куюы шулай ук сокландырды. Кыскасы, бу көнне  икенче класс кызлары һәм малайлары чын мәгънәсендә гимназия сәхнәсе йолдызлары булдылар. Сөбеханалла, балалар, күзләр тимәсен, дияргә генә кала.

Залда утырганнар һәр чыгышны  алкышларга күмделәр. Сабантуй бүләкләре өләшенгәннән соң гимназия җитәкчесе Эльвира Тәвкил кызы Хакимуллина һәм кунаклар - гимназиянең ветераннар советы җитәкчесе Ракия Төхвәтшина, Бәләбәй "Ак калфак" хатын-кызлар җитәкчесе Галия Әхмәтшина зур хезмәт куеп чараны әзерләгән укытучыларга, балаларга рәхмәт белдерделәр,  уңышлар; ил-көннәребезгә иминлык, тынычлык теләделәр.

Менә шулай, тырышсаң, мартта да сабантуй оештырып була икән. Рәхмәт сиңа,  татар гимназиясе! Рәхмәт сиңа,халкым!

Зәйфә Салихова.

 

Сабантуй?!. Март аенда?!.
Сабантуй?!. Март аенда?!.
Сабантуй?!. Март аенда?!.
Сабантуй?!. Март аенда?!.
Сабантуй?!. Март аенда?!.
Сабантуй?!. Март аенда?!.
Автор: Алексей Петров  
Читайте нас