Лекция тирән эчтәлекле булган: мөһим тарихи вакыйгалар кузгатылган, совет хатын-кызларының батырлыгы, фидакарьлеге, фашизмны җиңүгә керткән өлеше турында бәян ителгән.
Укучылар фронтовик хатын-кызларның, шәфкать туташларының, элемтәчеләрнең, зенитчы хатын-кызларның, тыл предприятиеләрендә эшләүче хатын-кызларның батырлыклары турында бик күп кызыклы нәрсәләр белгәннәр.
Очучы хатын-кызлар, разведчиклар һәм партизанкалар турында бәян итү увкучыларны аеруча тәэсирләндергән. Әйе, аларның исемнәре безнең Туган ил тарихына мәңгегә алтын хәрефләр белән язылган.
Геройлар турындагы истәлек һәрберебезнең йөрәгендә мәңге яшәсен.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Чыганак: Татар гимназиясе төркеме