Дуслык һәм үзара аңлашу бәйрәме тамаша залында укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны җыйды. Чарада катнашучылар милли киемнәр киеп, бай өстәлләр әзерләделәр, аларга үз халкының милли ризыкларын һәм көнкүреш әйберләрен урнаштырдылар.
Бишенче сыйныф укучылары әти-әниләре белән бергә үзләренең милли ашлары турында сөйләделәр. Бәйрәм кунаклары илнең гастрономик муллыгын күрде, аның кулинар традицияләренең төрлелеген бәяләде.
Алтынчы сыйныф укучылары туган телләрендә шигырьләр һәм җырлар башкарып, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Аларның чыгышлары һәр мәдәниятнең уникальлеген ассызыклады.
"Чара милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм балаларда төрле халыкларның гореф – гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүдә мөһим адым булды", - ди тәрбия буенча директор киңәшчесе Эльвира Алдарова.
Алсу Фәизова.
Фотолар башкорт гимназиясеннән бирелде