Барлык яңалыклар
Мәғариф
20 март , 16:00

“Аҗаган” – ул мавыктыргыч патриотик уен

Мәтәүбаш авыл мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары белән «Аҗаган» хәрби-спорт уены оештырылды. "Аҗаган"  – укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларының берсе, ул балаларга хисләр өермәсе бүләк итә һәм башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра.

“Аҗаган” –  ул мавыктыргыч патриотик уен
“Аҗаган” – ул мавыктыргыч патриотик уен

"Патриот", "Спецназ"командалары көч, җитезлек, тизлектә көч сынашты. А. Мөхәммәдиев, А Батырова  отряд командирлары булдылар.

Катнашучылар  белемнәрен һәм осталыкларын уенның 5 төрле этабында күрсәттеләр. Командаларга маршрут кәгазе бирелде, анда станцияләрне узу шартлары төгәл язылган иде. Һәр станциядә хөкемдарлар алынган санда очколар санадылар.

Л.С.Батыргәрәева балалар өчен катлаулы һәм кызыклы сынаулар әзерләгән. Җитезлек, осталык, чослык, кыюлык һәм, әлбәттә, команда рухы яшүсмерләргә барлык станцияләрне уңышлы үтәргә ярдәм итте.

Уен бик бердәм һәм оешкан төстә узды. Катнашучыларның һәркайсы бүген ә  "Берәү барысы өчен дә, барысы да берәү өчен"гамәлдң икәнен аңлый. Барлык командалар да этапларны лаеклы үттеләр. Кемдер бер этапт иң яхшысы булып чыкты, ә кемдер-икенчесендә, әмма барсы да уенга яхшы әзерләнгән иде.

Бөтен укучылар, класслар да уенда бик теләп катнаштылар. “Аҗаган” – мавыктыргыч уен ул.

Зәйфә Салихова әзерләде.

“Аҗаган” –  ул мавыктыргыч патриотик уен
“Аҗаган” –  ул мавыктыргыч патриотик уен
“Аҗаган” – ул мавыктыргыч патриотик уен
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас