Барлык яңалыклар
Мәғариф
20 март , 17:00

Язгы каникул көннәре билгеле

Башкортстан мәгариф министрлыгында язгы каникул даталарын атадылар

Язгы каникул көннәре билгеле
Язгы каникул көннәре билгеле

Елның иң озын чиреге 27 мартта тәмамланачак.

Башкортстан Мәгариф министрлыгы башлыгы Илдар Мәүлетбирдин язгы каникул даталарын атады.

- Уку елының иң озын чиреге тиздән тәмамланачак. 28 марттан укучыларны язгы каникуллар көтә, ул 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк,  –  дип сөйләде министр.

Министр билгеләп үткәнчә, калган уку атнасында сыйныф җитәкчеләренә балалар белән сулыклар янындагы, кар эрегән вакыттагы куркынычсызлык, шулай ук юл куркынычсызлыгы турында сөйләшергә киңәш ителә.

–  Ата- аналарга элеккечә үк балаларын каникул вакытында эш белән тәэмин итәргә, шулай ук башлангыч сыйныф укучыларын өйдә ялгыз калдырмаска киңәш итәбез, - дип мөрәҗәгать итте ул ата-аналарга. - Тугыз көнлек каникул балалар һәм ата-аналар өчен чын язгы ял булсын, яңа көчләр белән укырга керешсеннәр.

Илдар Мәүлетбирдин шулай ук 2025-2026 уку елының 26 майда тәмамланачагын искәртте.

Башинформ.

Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас