Барлык яңалыклар
Мәғариф
21 март , 13:00

Уңышлы чыгыш ясадылар

Тукай оныклары шул алар!

Уңышлы чыгыш ясадылар
Уңышлы чыгыш ясадылар

19 нчы март көнне Стәрлетамак шәһәрендә "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән..." сәнгатьле уку бәйгесенең республика этабы үткәрелде. Бу бәйгедә Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары да лаеклы чыгыш ясап, түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Галиахмедов Әхәт якташыбыз Зәйфә Салихованың шигырен сөйләп, Җиңүче Дипломы белән (җитәкчесе Гизатуллина Р. М.),
Салихова Мәдинә Нурлан Ганиевның "Тукайга әйтер сүзем" шигырен сөйләп, Призер Дипломы белән ( җитәкчесе Фаттахова Л. Н.),
Габдрафикова Илиза Марат Каримовның “Тукай кирәк" шигырен сөйләп, катнашучы Дипломы белән ( җитәкчесе Фаттахова Л. Н.) бүләкләнделәр.


Чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы бинасында үткәрелгән бу бәйгене татар теле бүлегендә укучы студентлар матур концерт номерлары белән бизәделәр.
Конкурсны оештыручы һәм үткәрүче татар теле бүлеге мөгаллимнәре, тел белгечләре Мансуров Илсур Салихҗан улына, Мөкимова Нәсимә Әнвәр кызына безне җылы каршы алып, укучыларның чыгышларын гадел бәяләүләренә зур рәхмәт белдерәбез.


Чарада катнашуны оештыручы Татар Конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Гәрәев Рәсүл Корбан улына, гимназия директоры Хакимуллина Эльвира Тәвкил кызына, укучыларның әти- әниләренә зур рәхмәт!
Иң зур рәхмәт- татар телен яраткан, ана телебезне хөрмәт иткән, телебезне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру өлкәсендә инде үз өлешләрен кертеп, шигырь ятлап, аны оста итеп башкаручы Укучыларыбызга! Зур рәхмәт сезгә, кадерле укучылар!


Бәләбәй шәһәре сәнгать бүлекчәле татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Фаттахова.

 

Уңышлы чыгыш ясадылар
Уңышлы чыгыш ясадылар
Уңышлы чыгыш ясадылар
Автор: Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас