Яшьләргә куркынычсызлык чаралары турында инструктаж үткәрелде, аннары әйдәп баручы инженер Е. А. Безрукова метал әзерләүнең тулы циклын күрсәтте. Булачак белгечләр җылылык эшкәртү, өслек әзерләү һәм калибрлау этапларын күрделәр.
Аннары студентлар гайка цехына бардылар, анда көйләүче Р. Р. Абдуллин детальләрне урнаштыру процессын күрсәтте һәм аңлатты. Талиплар машинаның төп детальләре һәм механизмнары конструкциясен өйрәнделәр.
Колледж укытучылары мондый эш урынында укыту теорияне практика белән берләштерү һәм югары сыйфатлы метал продуктларының ничек ясалуын аңлауның иң яхшы ысулы дип саныйлар.
Алсу Фаизова әзерләде.
Фотолар завод рөхсәте белән