

Милли кием көне алдыннан Бәләбәй татар гимназиясе укытучылары һәм укучылары бу мөһим көнгә багышланган чаралар циклына алдан әзерләнделәр. Иртәгәсе көнне оештырылачак шушы чаралар хакында гимназиянең уку һәм укыту буенча урынбасары Зилә Ягафар кызы түбәндәгеләрне бәян итте:
– Башкортстан Республикасы халыкларының милли костюм көне уңаеннан без "Мин милли костюмда укыйм" дигән якты һәм җанлы акция үткәрәчәкбез! Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз буыннар арасындагы бәйләнешне тою, туган якның иң бай мәдәниятенә кагылу һәм Башкортстан халыкларының костюмнарының ничек матур һәм төрле булуын күрсәтү өчен гимназиягә традицион костюмнарда киләчәкләр. Һәр костюм – ул кием генә түгел, ә бизәкләр, төсләр һәм детальләр белән гәүдәләнгән тулы бер тарих, – диде ул.
Фәндүс Фәтхетдин.
Фотода: БТГнең "Йолдыз" ансамбле