

Республика Мәгариф министры Ильдар Мәүлетбердин очрашуда Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучыларына ярдәм чаралары күрелүен азсызыклады:
– Ел саен Мәктәпкәчә белем бирү тәрбиячеләре арасында "Ел укытучысы" милли конкурс оештырыла, аның җиңүчеләренә һәм лауреатларына бүләкләр тапшырыла. Балалар бакчасында эшләүче яшь тәрбиячеләр өчен грантлар булдырылды. Иң яхшы тәҗрибәләрне уртаклашу һәм талантлы укытучыларны дәртләндерү өчен "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре" клубы да ачылды, – диде ул үзенең чыгышында.
Бәләбәй районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Татьяна Лапшина педагогик семинар кунакларын җылы сәламләде:
– Сез балаларның шәхесен башлангыч этапта формалаштырасыз, аны бәхетле итәсез һәм төп яшәү кыйммәтләренә өйрәтәсез, – диде ул. – Безнең районда 20 данә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 4500 бала йөри.Без инклюзив практиканы гамәлгә ашырабыз, барлык тәрбиячеләрнең дә махсус белемнәре һәм тәҗрибәләре бар. 9 яшь тәрбияче республика башлыгы грантына ия булды. Без һәр педагогик проект эшчәнлегендә актив катнашабыз. Балаларның үсешенә уңай йогынты ясар өчен өстәмә ресурслар эзлибез. Гаиләләр белән тигез партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру өлкәсендә нәтиҗәле рәвештә эшлибез.
Килгән кунаклар "Бәләбәй районында мәктәпкәчә белем бирү методикасының уңышлы практикасы" видеоязмасын кызыксынып карадылар.
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгына караган Гомуми белем бирү сәясәте департаментының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Алина Галина Бәләбәй районының 39 нчы санлы "Радуга" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең өлкән тәрбиячесе Ксения Назмиеваны "Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы" билгесе белән бүләкләде, ә 2 нче санлы "Звездочка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Татьяна Логинова Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының мактаулы грамотасына лаек булды.
Любовь Иванова
Елена Петрова фотолары