

– Ятим баланы тәрбиягә алу булачак ата-ана өчен олы савап та һәм зур җаваплылык та! Ләкин без сезгә һәр адымыгызда да ярдәм итәргә әзер! – дип бәян итә "Гаилә"челәр. – Безнең курслар сезгә булачак балагыз өчен иң яхшы ата-ана булырга белем һәм ышаныч бирәчәк! Тәрбиягә алучы ата-ана мәктәбендә белем алу – бәхетле гаилә булырга ышанычлы юл! Әгәр дә сез ятим балаларны "үз канатыгыз" иркәсенә алырга ниятлисез икән, алдан белем үзләштерергә сезне көтеп калабыз! Сорауларыгыз булса, безгә шалтыратырга мөмкин: (834786) 4-30-90, 5-99-25.
Светлана Шириня.