

“Салават күпере” (“Радуга”) балалар бакчасында үз эшен һәм балаларны ифрат яратып эшләүче тәрбияче Рита Зәйдуллина социаль челтәрдәге шәхси битендә шушы уңайдан нечкә тойгыларын белдереп, шундый юллар язган:
“Дүрт ел... Шулкадәр күп сыман, әмма ул еллар бер мизгелдәй очып үттеләр дә киттеләр.
Минем тәрбияләнүчеләрем инде китәләр... Дүрт ел элек тормышыма кереп, хәзер инде мәктәп дигән гаҗәеп дөньяга атлаучы 33 якты, кабатланмас шәхес алар. Мин сезнең кочаклап алуларыгызны, көтелмәгән сорауларыгызны, рәсемнәрегезне сагынырмын, бик сагынырмын. Гүя дөньядагы иң мөһим исем итеп миңа дәшкән тавышлар хорын сагынырмын. Юлыгыз якты булсын, хыялларыгыз зур булсын. Мин сезне бервакытта да оныта алмам, сезнең һәр уңышыгыз белән горурланырмын.
Кадерле әти-әниләр! Ышанычыгыз, ярдәмегез, минем белән иң кадерлеләрегез – балаларыгыз белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт”.
Зәйфә Салихова.