Мәғариф
25 Мая , 10:00

Бер балага - 46 мең сум!

Чыгарылыш кичәсенә әти-әниләр күпме акча түгәчәк?

Бер балага - 46 мең сум!Бер балага - 46 мең сум!
Бер балага - 46 мең сум!

Быел унберенче сыйныф укучысы өчен чыгарылыш кичәсе, бәйрәмне оештыруны һәм кием сатып алуны исәпкә алып, уртача 44-46 мең сумга төшәчәк. Моны "SuperJob" тикшеренүе күрсәткән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Сораштыру мәгълүматлары буенча, тугызынчы сыйныф укучыларының әти-әниләренә бәйрәмгә һәм кием алуга уртача 32-33 мең сум акча тотарга туры киләчәк. Чыгарылыш кичәсенә акча җыю 9нчы сыйныф укучылары өчен уртача — 15 мең сум, 11нчеләр өчен 22 мең сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта әти-әниләрнең 12 проценты тугызынчы сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе булмаячагын хәбәр иткән. Унберенче сыйныф укучыларының әти-әниләре арасында мондый җавап бирүчеләр 7 процент булган.
Мәскәүдә чыгымнар югарырак: 9нчы сыйныфта чыгарылыш кичәләре өчен уртача — 17 мең сум һәм 11нче сыйныфта 25 мең сум кирәк булачак. Санкт-Петербургтагы саннар илдәге күрсәткечләргә якынрак — 15 мең һәм 23 мең сум.
Әти-әниләр киемгә һәм аяк киемнәренә аерым акча түгә. Русия буенча тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы улы өчен кием уртача — 18,1 мең сумга, кызы өчен 17 мең сумга төшә. 11нче сыйныфта егетләргә уртача — 22,1 мең сум, кызларга 23,5 мең сум сарыф итәләр.

Автор фотосы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас