Мәғариф
28 Мая , 06:00

Белемнәрегезне тикшереп карагыз!

“Бердәм Русия” Башкортостан халкын Бөтенрусия агродиктантында катнашырга чакыра. Бу чара партиянең “Рус авылы” проекты кысаларында икенче тапкыр үткәрелә.

Белемнәрегезне тикшереп  карагыз!Белемнәрегезне тикшереп  карагыз!
Белемнәрегезне тикшереп карагыз!

26 майдан 30 майга кадәр һәркем агросәнәгать комплексы, авыл җирләренең торышы һәм илнең азык-төлек хәвефсезлеге турындагы белемнәрен бәяли ала.

Белем бирү чарасында катнашучылардан agrodictant.rf платформасында 40 минутта  дистанцион рәвештә 30 тест соравына җавап бирергә сорала. Биремнәр инновацион авыл хуҗалыгы технологияләренең төп үзенчәлекләрен, эчке агросәнәгать комплексы тарихыннан алып әйләнә-тирә мохит үзенчәлекләренә, үсемлекчелеккә һәм терлекчелеккә кадәр яктырта.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, узган ел чарага ил буенча 400 000 нән артык катнашучы кушылган, ә быел якынча 1 миллион кеше катнашыр дип көтелә.

Светлана Шириня әзерләде.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас