Мәғариф
1 Июня , 06:00

«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән

«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән фикерли

«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән
«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән

Бәләбәй механизация һәм электрлаштыру колледжында «Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» дип аталган кызыклы һәм файдалы чара узды. Башлангыч «Яшьтәш» яшьләр сәясәте учреждениесе һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырылды.

«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Башкортстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» тарафыннан гамәлгә ашырылучы зур проект. Аның максаты – мәктәп укучыларын һәм студентларны социаль проектлаштыру нигезләренә кызыклы һәм интерактив форматта өйрәтү.

Чара махсус өстәл уены форматында үтте. Ул проектча фикерләүне, лидерлык сыйфатларын һәм команда белән эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

Колледж студентлары проектларны нульдән башлап төзү эшенә кереп киттеләр. Ресурслар һәм киңәшләр язылган уен карточкалары ярдәмендә катнашучылар идеяләр уйлап тапты, проект концепцияләрен эшләде, аларны тормышка ашыру планын төзеде һәм яклау өчен презентацияләр әзерләде.

Аннары һәр команда үз проектын экспертларга тәкъдим итте. Чара бик җанлы һәм кызыклы узды: студентлар үз темаларын ни өчен сайлауларын аңлатты, сорауларга җавап бирде һәм проектларының кешеләр тормышын ничек яхшырак итә алуын сөйләде.

Проектларның темалары да төрле булды: инклюзив мохит булдырудан алып экология һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге мәсьәләләренә кадәр.

Бу уенның иң әһәмиятле ягы – аның тормыш белән бәйле булуы. Чара вакытында туган идеяләр кәгазьдә генә калмаячак. Катнашучылар проектларын тулыландырып, грант конкурсларында катнаша һәм аларны чынбарлыкта гамәлгә ашыра алачак.

Регина Иванова әзерләде.

 

Фото  – «Беренчеләр хәрәкәте" бүлекчәсеннән

 

«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән
«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән
«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән
«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән
«Беренчеләр: уйныйбыз, проектлаштырабыз» – Бәләбәй студентлары проект җәәһтеннән
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас