

Бу машина төзелеше өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә федераль һәм төбәк ярдәме белән көллиятнең матди-техник базасын шактый дәрәҗәдә яңартырга мөмкинлек бирәчәк.
Конкурс йомгаклары буенча «Профессионалитет» проекты кысаларында Башкортстан машина төзелеше, педагогика, туризм һәм хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, тау-база тармагында кластерлар булдыруга грантлар алды. Федераль бюджеттан 700 млн сумга якын акча керәчәк һәм әлеге программа буенча көллиятләрне модернизацияләүгә тагын 400 млн сум республика бюджетыннан биреләчәк.
БР башлыгы Радий Хәбиров бу эшкә катнашы булганнарны котлады.
"Барлыгы 8 яңа кластерны исәпкә алып, бездә инде 35 кластер булачак – аларның саны буенча Башкортстан илдә лидер булып кала. Федераль субсидияләрнең гомуми суммасы – 3,113 млрд сум, – дип ассызыклады Хәбиров. - Безнең һөнәри белем бирү системасы – илдә иң зурысы. Бездә катлаулы заманнар аша алып бара алган яхшы традицияләр, балаларга яхшы, нык белем бирә торган менә дигән укытучылар бар. Ләкин уку корпуслары, тулай тораклар – күбесенчә «арыган» һәм яңартуга мохтаҗ.
Урта һөнәри белем бирүгә яңача якын килү, икътисадның реаль секторы белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә чыгарылыш сыйныф укучыларына чыннан да кирәкле һөнәрләр һәм гарантияле эшкә урнашу мөмкинлеге булуы бик мөһим".
Исегезгә төшерәбез, элек Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы да уку базасын үстерүгә финанс ярдәме алучылар исәбенә кергән иде.
Светлана Шириня.
Фото гәзит архивыннан