Мәғариф
2 Июня , 06:00

Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башланды

Кичә, 1 июньдә, Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башәланды. Тәүге имтиханнар – тарих, әдәбият һәм химия фәннәреннән. Республикада биш меңнән артык унберенче класс уҡучысы өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе старт алды, тип хәбәр итте мәгариф министры Илдар Мәүлибердин.  

Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башландыБашкортстанда Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башланды
Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башланды

Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел БДИда катнашу өчен барлыгы 17 меңгә якын укучы теркәлгән. Чыгарылыш укучылары арасында иң популяр предмет – профильле математика (катнашучыларның 62%ы сайлаған). Җәмгыятьне өйрәнү фәненә кызыксыну бик югары. Шул ук вакытта информатика, физика, биология һәм химияның популярлыгы арта.

Киләсе имтиханнар 4 һәм 8 июньдә була, чыгарылыш уҡучыылары рус телен һәм математиканы (база һәм профильле кимәл) тапшыра. 11 июньдә — җәмгыятьне өйрәнеү һәм физика, 15 июньдә – биология, география, чит телдәр буенча БДИның язма өлеше, 18-19 июньдә – информатика һәм чит телләр буенча телдән җавап бирү («Сөйләшү»).

Барлык предметлар буйынча имтиханнар тапшыру өчен резерв көннәр 22-25 июньгә билгеләнгән.
Җитди сәбәп аркасында имтихан тапшыра алмаганнар яки мотлак фәннәрдән канәгатьләнерлек бәһага язмаганнар өчен 4 сентябрьдән 25нә кадәр өстәмә чор каралган.
ФОТО: ВАЛЕРИЙ ШАХОВ | «БАШИНФОРМ»

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас