

3 «В» дан Дамир Шиһапов белем тирәнлеге белән барысын да таң калдырды: аның гаиләсе ун буын бабалары истәлеген саклап калган.
Ксения Гурянова (1"А"), Михаил Салмин (1 "А"), Максим Спиридонов (5 "А"), Дмитрий ёщм Михаил Буциклар ( 6 "В"), Камилла (6 "А") юелщн Данил (1"В") Загуменновлар үз гаилләренең шәҗәрә агачларын белүләре, гаилә тарихыннан истәлекле, кызыклы вакыйгалар сөйләлүре белән таң калдырганнар.
Гран-прига берничә гимназист лаек булган. 1 «Б» дан җиңүче Мирон Логинов эшенең үзенчәлеге стандарт булмаган алымнан гыйбарәт: автор коры архив мәгълүматларына гаилә вакыйгаларын өстәп, нәсел агачын мавыктыргыч тарихка әйләндергән Унынчы сыйныф укучысы Диана Байгузинаның нәсел шәҗәрәсенең үзенчәлеге шунда ки, ул 13 буынны үз эченә ала һәм кенәз Шагалы Шакманнан башлана; аның бабалары оста игенчеләр, терлекчеләр, мич чыгаручылар һәм умартачылар буларак дан казанган, ә нәсел Русия, Казахстан һәм Үзбәкстан территориясендә үз традицияләрен саклап калган.
"Ел саен балаларның чыгышларына карап, арабызда шундый күркәм гаиләләр булу белән горурланасың һәм сокланасың", – дип тәэсирләре белән уртаклашты гимназия директоры Дилбәр Фәтхетдинова/
PS. Бәләбәй районы хакимияте башлыгының хәрби патриотик эш буенча киңәшчесе, отставкадагы полковник Борис Гордеев чараның мактаулы кунагы булды. Ул форсаттан файдаланып, СВОда катнашучыларга актив ярдәм күрсәткәне һәм зур өлеш керткәне өчен Дилбәр Гайсә кызына 29596 хәрби часть командирының Рәхмәт хатын тапшырды.
Регина Иванова әзерләде
Д. Минязев фотосы