Мәғариф
8 Июня , 10:00

"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә

Җәйге каникул – балаларның көтеп алган мәле, дәрес әзерлисе юк, дусларың белән рәхәтләнеп ял итәргә, вакытны күңелле һәм файдалы уздырырга була.

"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә
"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә

Бәләбәй татар гимназиясе каршында  эшләүче "Шатлык" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере нәкъ шундый шәп мөмкинлекне бирә дә. Инде ә дигәнче бер атна узып та киткән. Һәр иртә иң йокы симретүчеләрне дә уятырга ярдәм иткән зарядкадан башланган. Аннары  туклыклы  иртәнге аш, гимназия биләмәсендә яки башка җирдә  күңелле чаралар... Ул арада тәмле һәм файдалы төшке аш вакыты да килеп җитә. Күңелле уеннар, кызыклы шөгыльләр белән көннең үткәне сизелми дә кала.

Ә  бүген монда беренче сменаның ачылу тантанасы. Шатлыклы  көлү тавышлары, җырлар, биюләр... Алда әле ике атна актив ял, яңа истәлекле вакыйгалар. Рәхмәт сиңа,"Шатлык"!

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә
"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә
"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә
"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә
"Шатлык" балаларга шатлык бүләк итә
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас