

Русия көнендә 5 нче отряд балалары «Безнең заман һәм үткән еллар геройлары» батырлык дәресендә булдылар. Балалар ата-бабаларның һәм бүгенге геройларының каһарманлыгы турында белделәр, буыннар бәйләнешен, илебез өчен горурлык хисе тойдылар. Ә дәрестән соң малайлар һәм кызлар СВО солдатларына күңелне нечкәртерлек хатлар яздылар. Һәр хатта – рәхмәт сүзләре, изге теләкләр һәм Россия көне белән чын күңелдән котлаулар!
Балаларның җылы хатлары яклаучыларыбызга рухи көч өстәячәк һәм аларны өйдә көтүләрен искә төшерәчәк.
Зщйфщ Салихова.
Фотолар гимназиядән