Мәғариф
19 Июня , 08:00

Җәй, кояш, иминлек...

Җәйге каникуллар – балалар өчен күптән көтелгән, күңел ачулар, маҗаралар һәм яңа танышлар белән тулы вакыт. Әмма ял һәлакәтләрсез узсын өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен истә тоту мөһим. Шуңа күрә Башкортстан гимназия-интернатының яшь инспекторлар отряды мәктәп яны лагере балаларына  юлда хәвефсезлек турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән чаралар сериясен үткәрде.

Җәй, кояш, иминлек...Җәй, кояш, иминлек...
Җәй, кояш, иминлек...

Иртәнге аштан соң, «Җәйге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләре»дигән темага әңгәмә булды. Балалар юлда  йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген белделәр, бигрәк тә җәйге чорда, юлларда велосипедчылар һәм җәяүлеләр күбрәк йөргәндә.

Төшке аштан соң отрядлар "Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында мин барысын да беләм!” рейдына кузгалдылар. Лагерьга үз транспорт чараларында килгән велосипедчылар куркынычсыз хәрәкәт итү турында белешмәләр һәм киңәшләр алдылар. Әңгәмә барышында балалар кагыйдәләрне белүгә сынаулар үттеләр, бу аларга алган белемнәрен ныгытырга һәм игътибарлы булуларын тикшерергә мөмкинлек бирде.

"Кагыйдәләрне бел, юл йөрү кагыйдәләрен бозма!" агитбригадалар конкурсы соңгы чара булды. Балалар иптәшләре алдында  чыгыш ясап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.

 Яшь инспекторлар  отряды җитәкчесе Р.Х. Солтанова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерергә генә түгел, ә аларның әһәмиятен аңларга да ярдәм итә.

“Без һәр бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен белсен һәм үтәсен, җәй хәвефсез һәм күңелле узсын өчен тырышабыз", - диде ул.

Регина Иванова әзерләде. Фотолар  Башкорт гимназиясеннән.

 

Җәй, кояш, иминлек...
Җәй, кояш, иминлек...
Җәй, кояш, иминлек...
Җәй, кояш, иминлек...
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас