Мәғариф
20 Июня , 09:00

БДИ! Математмика! Югары баллар!

Профильле математика буенча Бердәм дәүләт имтиханнарының  нәтиҗәләре билгеле булды. Бәләбәй татар гимназиясе укучыларының югары баллар җыю шатландыра.

БДИ! Математмика! Югары баллар!БДИ! Математмика! Югары баллар!
БДИ! Математмика! Югары баллар!

Илнар Шәяхмәтовның эше 94 балл белән бәяләнгән. Илнар математика һәм информатика фәннәрен ярата, үзаллы программалаштыру телләрен үзләштерә. Буш вакытында футбол, волейбол уйный. IT өлкәсендә яхшы белгеч булырга ниятли, шуңа күрә программалаштыру һәм мәгълүмат системалары белән бәйле юнәлештә укырга кермәкче була.

Данил Мөҗипов профильле математика буенча БДИны 90 баллга тапшырган. Егет спорт ярышларында даими катнашучы, быел ГТО нормативларын көмеш һәм алтын билгеләргә тапшырды. Шахмат уйный, техника, автомобиль ремонтлау белән мавыга. Гаиләләрендә беренче ярдәмче, теләсә нинди ир-ат эшен менә дигән итеп эшли. Киләчәктә югары класслы инженер булырга тели, шуңа күрә  Уфа фән һәм технологияләр институтына электрон приборлар һәм автоматлаштырылган системалар юнәлеше буенча укырга керергә ниятли.

Тагын өч укучы  - Мөхәммәтов Наил, Айнетдинов Айдар, Зиннәтуллина Гөлназ математикадан 80 балл һәм аннан да югарырак балл җыйганнар.

Югары уңышлары белән укучыларны һәм аларның укытучысы Лилия Рәшит кызын котлыйбыз!  Алга куелган максатлар, ак хыяллар тормышка ашсын.

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

БДИ! Математмика! Югары баллар!
БДИ! Математмика! Югары баллар!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас