

Алып баручы сугыш башлану, дошман һөҗүмен үз өстенә алган беренче шәһәрләр, Ватанны саклаган солдатларның батырлыгы, тылда хатын-кызларның һәм балаларның авыр хезмәте, партизан хәрәкәтләре турында сөйләде. Әңгәмә барышында сугыш турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, кинохроника кадрлары күрсәтелде. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә китапханәче балаларга, тыныч тормыш бүләк итүчеләргә хөрмәт күрсәтү өчен, “Хәтер шәме” акциясендә катнашырга тәкъдим итте. Ватанны саклаучыларның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар.
Дәрес ахырында “Бөек Ватан сугышы турында без нәрсә беләбез” викторинасы оенштырылды, аның ярдәмендә балалар шул ерак һәм фаҗигале көннәрдәге вакыйгалар турындагы белемнәрен тикшерделәр.
Чарага “Мин сугыш турында китаплар укыйм” китап күргәзмәсе әзерләнде, анда сугышның беренче айлары, совет халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында документаль, тарихи материаллар һәм матур әдәбият тәкъдим ителде.
Наталья Горяйнова, Приют балалар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе