

Дилия Хәбибрахманова, татар гимназиясе:
– Уфага укырга керергә телим. Фән һәм технологияләр университетына документлар тапшырырга ниятлим. Өч өлкәне карыйм: педагогика, икътисад һәм юриспруденция.
Рус теленнән, профильле математика һәм җәмгыять белеменн\нән имтихан тапшырдым. Имтиханнар нәтиҗәсе уңышлы булды. Әзерлек БДИның үзенә караганда күпкә авыррак һәм мәшәкатьлерәк бирелде. Әйе, катлаулы мәлләр булды, әмма гомумән алганда мин булдырдым.
Сыйныфташларым һәм педагоглар белән саубуллашу җиңел түгел, алар белән элемтәдә торырга һәм каникулларда очрашырга тырышачакмын.
Татар гимназиясендә беренче сыйныфтан ук укыдым. Бу 11 ел эчендә бик күп якты хатирәләр тупланды, аеруча милли чаралар белән бәйле истәлекләр. Барыннан да бигрәк «Аулак өй», зур булмаган гимназия сабантуйлары истә калды. Моның өчен гимназиягә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
Һәм, әлбәттә, әти-әниемә рәхмәт, алар һәрчак миңа таяныч булдылар, барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм иттеләр.
Алдан сүз сөйләргә бик яратмыйм, әмма яхшы эш һәм үземне тормышка ашыру мөмкинлеге булса, киләчәктә Бәләбәйгә кайтырга шат булачакмын.