Мәғариф
30 Июня , 09:00

Бәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куя

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре сөендерүен дәвам итә: Бәләбәй укучылары тирән белемнәрен генә түгел, предметлар белән чын-чынлап мавыгуларын да күрсәтәләр.

Бәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куяБәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куя
Бәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куя

Информатика буенча берьюлы өч укучы 90 баллга җыйды.

Татар гимназиясеннән Наил Мөхәммәтов һәм 8нче мәктәптән Виктория Ермакова 90 балл җыйдылар, ә 5нче урта мәктәптән Игорь Семенов 93 балл туплады.

Биологиядә дә уңышлар зур: Арсения Белова белән Софья Мамутова, икесе дә – 17 нче урта мәктәп укучылары, 98 һәм 91 балл җыйдылар.

Наил Мөхәммәтов – спорт, иҗат һәм төгәл фәннәрне гармонияле рәвештә берләштерү үрнәге.. Егет бокс буенча спорт мастерына кандидат, җиңел атлетика ярышларында һәм турнирларында җиңүче, ГТОның алтын билгесе иясе. Шул ук вакытта Наил спорт казанышлары белән генә чикләнми:  күп укый, татарча  оста итеп шигырьләр сөйли, математика һәм информатиканы  ярата, шулай ук программалаштыру телләрен мөстәкыйль үзләштерә. Тормышка мондый күпкырлы караш аңа киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә: Наил югары класслы IT белгече булу өчен Уфа фән һәм технологияләр институтына укырга керергә ниятли.

Регина Иванова. Фото укучыларның шәхси архивыннан. 

 

Бәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куя
Бәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куя
Бәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куя
Бәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куя
Бәләбәй укучылары БДИда шәхси рекордлар куя
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас