

Уку йорты ата- аналар оешмасы башлангычлары конкурсында җиңүче булды һәм акчалата грант алды – якынча 500 000 сум. Акчалар Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "Белем" Русия җәмгыяте тарафыннан бүлеп бирелде.
Мәктәпнең әлеге конкурста беренче җиңүе түгел. Узган ел укучыларның актив ата-аналары шулай ук җиңү яулады. Алар инициативасы белән мәгариф учреждениесендә "Музыкаль киңлек" яңа уку кабинеты барлыкка килде һәм хәзер балаларның иҗади сәләтләрен ачу өчен заманча мәйданчык бар.
Быел сизгер һәм куркынычсыз мохит аеруча кирәк булган яшүсмерләргә игътибар , ярдәм көчәйде. Грант "Сенсор бүлмәсе" кабинетын төзүгә китәчәк. Мәктәп директоры Ольга Чумаченко сүзләренчә, проектның төп максаты – мәктәптә уңайлы сенсор-социаль мохит булдыру. Мондый кабинет хәвеф-хәтәр төркемендәге балаларга коллективта җиңелрәк җайлашырга, яшьтәшләре, педагоглар һәм ата-аналар белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнергә, шулай ук девиант тәртип куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.
- Проект 3 августта старт ала - бу көннән җиһазлар сатып алу башлана. Барлык эшләрне 13 ноябрьгә төгәлләргә ниятлиләр. Шушы берничә ай эчендә гадәти мәктәп кабинеты үзенчәлекле киңлеккә әйләнәчәк, анда һәр яшүсмер үзен кабул ителгән итеп тоя алачак, – дип нәтиҗә ясады Ольга Александровна.
Алсу Фәизова
#ЗнаниеРодители #ГрантРФ #Школа17 #СенсорнаяКомнатаБелебей