

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча ОДН һәм ПДН инспекторы, полициянең кече лейтенанты Д.С. Гаврилова белән әңгәмә үзәк вакыйга булды. Ул балаларга финанс белеме, мошенниклык өчен җаваплылык һәм бизнес‑юриспруденциянең төп кагыйдәләре турында сөйләде. Бу белемнәрнең шунда ук кирәге чыкты: укучылар практикага күчтеләр һәм дәртләнеп «монополия»уйнадылар.
Уен вакытында һәр катнашучы үзен эшмәкәр ролендә сынап карады. Импровизацияләнгән шәһәрдә визажистлар, чәчтарашлар кабинетлары, маникюр салоны, тәм-томнар һәм башка товарлар белән сәүдә нокталары барлыкка килде. Балалар стратегияләрне уйладылар, ресурсларны бүлделәр һәм хезмәтләр күрсәтергә өйрәнделәр – һәм болар барысы да уен рәвешендә.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, көн мавыктыргыч кына түгел, файдалы да булды. Балалар мисалларда үз активларын ничек якларга һәм бизнеста типик хаталардан качарга икәнен ачыкладылар. Чара йомгаклары буенча барлык тәрбияләнүчеләр дә канәгать калдылар – алар яңа белемнәр һәм уңай тәэсирләр алдылар.
Алсу Фәизова әзерләде.
15 нче мәктәп фотолары