Мәғариф
15 Июля , 08:00

Мәктәпне яңартканнар

“Гаилә” милли проекты һәм ”Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” федераль проекты кысаларында дәүләт ярдәме белән Приют бистәсендәге 2 нче балалар сәнгать мәктәбе матди-техник базасын шактый яңартты.

Мәктәпне яңартканнарМәктәпне яңартканнар
Мәктәпне яңартканнар

Учреждениедә яңа музыка кораллары: пианино, скрипка, баян һәм домралар барлыкка килде, бу исә укучыларга әсәрләрне сыйфатлырак  башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Мәктәпнең сәнгать бүлеге хәзер заманча җиһазлар һәм укучыларның иҗади эшләрен саклау өчен уңайлы стеллажлар белән җиһазландырылган.

Концерт залында өр-яңа тавыш аппаратурасы һәм интерактив такталар, бу һәр чыгышны тамашачылар өчен чын бәйрәм итәчәк.

- Бу яңарту бистәбезнең мәдәни тормышы өчен мөһим адым булды. Без “Гаилә” милли проектына балалар иҗатына һәм гаилә кыйммәтләренә ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез, – дип уртаклашты 2 нче санлы балалар мәктәбе директоры вазыйфаларын башкаручы Светлана Рәшид кызы Никифорова.

 “Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә һәр баланың таланты тулысынча ачыла алачак, ә безнең мәктәп сәнгатьне яратучыларны үзенә  тартып торачак”, – дип саный педагоглар.

Светлана Прокофьева әзерләде

Приют бистәсендәге 2 нче балалар мәктәбе фотолары

Мәктәпне яңартканнар
Мәктәпне яңартканнар
Мәктәпне яңартканнар
Мәктәпне яңартканнар
Мәктәпне яңартканнар
Мәктәпне яңартканнар
Мәктәпне яңартканнар
Мәктәпне яңартканнар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас