Мәғариф
15 Июля , 10:00

Үткәнгә экскурсия

Бәләбәй медицина көллияте студентлары Бәләбәй шәһәренең иске өлешендә экскурсиядә булдылар. «Первая средняя» музее җитәкчесе Ирина Паршуткина яшь кешеләр өчен үткәннәргә сәяхәт уздырды.

Үткәнгә экскурсияҮткәнгә экскурсия
Үткәнгә экскурсия

Балалар квартал буйлап үттеләр, Бөек Екатерина чорындагы элеккеге төрмә замогында булдылар, әйткәндәй, аның турында байтак  риваятьләр язылган. Шәһәрнең беренче хатын-кызлар гимназиясе бинасын (хәзерге 1нче мәктәп) күрделәр, анда кайчандыр беренче укучы кызларның тавышлары яңгыраган Кайчандыр шәһәр тормышы кайнап торган тарихи биналар яныннан уздылар. Аларның бүгенге йөз-кыяфәте гасырлар буе сакланган    мәдәни хәтерне саклый.

Юл азагында балалар “1941-1945 елларда Ватан өчен һәлак булган геройларга”  мемориаль комплексында һәм Михаил-Архангельск часовнясын янында булдылар, геройларны искә алдылар.

Алсу Фәизова әзерләде.

Фотолар көллияттән.

Үткәнгә экскурсия
Үткәнгә экскурсия
Үткәнгә экскурсия
Үткәнгә экскурсия
Үткәнгә экскурсия
Үткәнгә экскурсия
Үткәнгә экскурсия
Үткәнгә экскурсия
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас