Мәғариф
17 Июля , 12:00

"Җырчы чишмәләр" паркында маҗаралар

1 нче гимназиянең мәктәп яны лагеренда сменаның унөченче көне «Җырчы чишмәләр»паркына экскурсиядән башланды.

"Җырчы чишмәләр" паркында маҗаралар"Җырчы чишмәләр" паркында маҗаралар
"Җырчы чишмәләр" паркында маҗаралар

Сулык янындагы аланда дүрт станциядән торган уен программасы  оештырылган. Беренче «Табышмаклар» станциясендә балалар тапкырлыкларын тикшергәннәр: су стихиясе, елга тереклеге һәм әкият персонажлары турындагы сорауларга җавап биргән алар. Икенчесе – "Мәкальләр " –  балаларга халык зирәклеген барларга  мөмкинлек биргән. Алар мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшергәннәр, аларның мәгънәсен аңлатканнар, ата-бабалар киңәшләренең көнүзәклеген  югалтмавына инанганнар.

"Театр" станциясендә катнашучылар бирелгән темаларга пантомималар күрсәткән, ә командалар сюжетларны белергә тырышканнар. Барлык коллективлар да артистлык өчен бүләкләр алганнар.

Программа «Уеннар» станциясендә тәмамланган, анда балаларга җитезлек һәм команда рухы кирәк булган. Ә ярышлардан соң барысын да паркта уңайлы пикник көтеп алган.

Алсу Фәизова әзерләде.

Фотолар 1 нче гимназиядән.

"Җырчы чишмәләр" паркында маҗаралар
"Җырчы чишмәләр" паркында маҗаралар
"Җырчы чишмәләр" паркында маҗаралар
"Җырчы чишмәләр" паркында маҗаралар
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас