

Катнашучылар югары дәрәҗәдә физик әзерлекле булуларын, хәрби һәм хезмәт ситуацияләренә якын шартларда эш итә белүләрен күрсәттеләр.
Балалар тиз йөгерү участогын үттеләр, чокыр аша сикерделәр,«елан» һәм «бау күпере» лабиринтын үттеләр, ялгыз окопта һәм траншеяда алымнар эшләделәр.
Оештыручылар сүзләренчә, «каршылыклар полосасы» – көч структураларының шәхси составын әзерләү системасында һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүдә иң кирәкле дисциплиналарның берсе. Авырлыкларны җиңеп, балалар характерларын һәм ихтыяр көчен чыныктыралар.
Алсу Фәизова.
Фото: «Яшьтәш» учреждениесеннән.