Мәғариф
20 Июля , 06:00

Башкортстан мәктәпләрендә 8 нче һәм 10 нчы сыйныфлар өчен программа үзгәрә

Инде 1 сентябрьдән бөтен ил буенча модульле система урынына ике бердәм мәҗбүри курс кертеләчәк: «Тормыш иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек».

Башкортстан мәктәпләрендә 8 нче һәм 10 нчы сыйныфлар өчен программа үзгәрәБашкортстан мәктәпләрендә 8 нче һәм 10 нчы сыйныфлар өчен программа үзгәрә
Башкортстан мәктәпләрендә 8 нче һәм 10 нчы сыйныфлар өчен программа үзгәрә

Россия Мәгариф министрлыгы «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) фәнен укытуга үзгәрешләр әзерләде. 1 сентябрьдән бөтен ил буенча модульле система урынына ике бердәм мәҗбүри курс кертеләчәк: «Тормыш иминлеге» һәм «Башлангыч хәрби әзерлек».

Мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, бурыч — предметны максималь практик юнәлешле итү.

«Катлаулы тормыш ситуацияләрендә балалар гамәлләрнең төгәл алгоритмын белергә тиеш", - дип билгеләде министр.

Дисциплинаның эчтәлеге һәркайсы 34әр сәгатьлек ике уку курсы белән тәкъдим ителәчәк, алар предметны төп гомуми белем дәрәҗәсендә өзлексез өйрәнүне һәм урта гомуми белем дәрәҗәсендә дәвамлылыкны тәэмин итә.

Укыту тренажер системаларын һәм виртуаль модельләрне кулланып, гамәли күнекмәләргә нигезләнәчәк. Боерык 2026/27 уку елында 8 нче сыйныфка күчерелгән һәм 10 нчы сыйныфка кабул ителгән укучылар өчен 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Фото: Олег Яровиков | архив Башинформ

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас