

Балалар рольләрне бүлештеләр, бәхәсләштеләр, килештеләр, эзләнделәр. Костюмнарны кул арасында булган материаллардан ясаганнар. Декорацияләрне тәрбиячеләр запасында булганнардан җыйганнар.
– Башта бер-ике сәгатьтә бернәрсә дә өлгерә алмаячакбыз кебек тоелды, ләкин барысы да бер-беребезгә ярдәм итә башлагач, вакыт тизрәк йөгерде кебек. Без көлештек, бер-беребезгә репликалар әйтештек, бераз бәхәсләштек тә, ләкин бу берләшергә ярдәм генә итте, – дип белдерделәр яңа гына эшли башлаган артистлар.
Барлык әсәрләр уйналгач, һәр актер лаеклы алкышларга лаек булды.
Алсу Фәизова әзерләде.
17 нче мәктәп фотолары.