

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, төбәктә мәктәпләргә укытучыларны җәлеп итү, авыл укытучыларына ярдәм итү максатыннан бихисап эшләр башкарыла. “Яшьләр һәм балалар” гомумдәүләт проекты нигезендә гамәлгә ашырылучы “Авыл укытучысы” максатлы программасы – шуларның берсе. Владимир Путин башлангычы белән программа 2020 елның гыйнварыннан илнең барлык төбәкләрендә дә эшли башлады. Дәүләт башлыгы аны 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте. “Авыл укытучысы” программасы мәгариф системасындагы төп проблемаларның берсен – авыл мәктәпләрендә педагоглар кытлыгын хәл итүдә зур ярдәм булып тора.
“Авыл укытучысы” программасы республикада алтынчы ел гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә 163 укытучы авылга, шәһәр тибындагы поселокларга һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә күченеп, республика мәктәпләрендә 5 елдан да ким булмаган вакытка хезмәт килешүе төзү шартларында бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре алды.
Программаны гамәлгә ашыру уңышлы дәвам итә, бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да белдерде.
– Без яшь укытучыларга ярдәм итәбез, авыл җирендә эшләүчеләргә грантлар бирәбез. “Авыл укытучысы” программасы кысаларында алар торак өчен компенсация түләүләре ала, – диде Радий Хәбиров.
Узган елда әлеге программа буенча 11 укытучы бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре алган. “Авыл укытучысы” программасы буенча ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга финанслауның гомум күләме 163 миллион сум тәшкил иткән. Республика шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук илнең башка төбәкләреннән 27 укытучы төбәкнең авыл мәктәпләрендә агымдагы елның 1 сентябреннән эш башлаячак. Проект кысаларында педагоглар, шулай ук, 1әр миллион сум акча алачак.
Чыганак: "Кызыл таң" материалы буенча