Мәғариф
24 Июля , 07:00

Бүген Бәләбәй абитуриентлары нинди һөнәрләргә өстенлек бирә?

Чыгарылыш укучылары киләчәк юл вариантларын уйлаган арада, Бәләбәй районы уку йортлары үз программалары белән кызыксыналар. Кабул итү кампаниясе статистикасы яшьләрнең үз йортлары янында кирәкле һөнәрләр алырга теләвен ачык күрсәтә – һәм уку йортлары мондый мөмкинлек бирә.

Бүген Бәләбәй абитуриентлары нинди һөнәрләргә өстенлек бирә?Бүген Бәләбәй абитуриентлары нинди һөнәрләргә өстенлек бирә?
Бүген Бәләбәй абитуриентлары нинди һөнәрләргә өстенлек бирә?

Бәләбәй шәһәрендәге СамДТУ филиалында инде 271 гариза бирелгән – көндезге, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку абитуриентлары исәпкә алынган. "Электроэнергетика һәм электротехника" – 47, "Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше" – 44, ә "Мәгълүмат системалары һәм технологияләре" - 37 гариза җыйган.

Көллиятләрдә кабул итү дә бик тыгыз уза. Бәләбәй гуманитар-техник көллиятенә 380 гариза бирелгән. Лидерлар арасында  –  "Информатика һәм исәпләү техникасы" һәм "Машина төзелеше" юнәлешләре, шулай ук "Мәгариф һәм педагогика фәннәре"нә дә ихтыяҗ зур. Практик юнәлешле һөнәрләр дә популярлыгын югалтмый: электромонтер, шулай ук пешекче һәм кондитер һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр күп.

Бәләбәй механикалаштыру һәм электрлаштыру көллиятендә гаризалар саны 200дән артып киткән. Монда, гадәттәгечә, техник һәм аграр профильләр көчле: абитуриентлар "Электр белән тәэмин итү", «"Агросәнәгать комплексында электротехник системалар", шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, эретеп ябыштыру эшенә бәйле белгечлекләр сайлыйлар.

Медицина белгечлекләре белән даими кызыксыну саклана. Бәләбәй медицина көллиятендә "Шәфкать туташы" һәм "Дәвалау эше"нә кабул итү дәвам итә: 9 класс базасында һәр юнәлешкә 170тән артык гариза бирелгән, 11 класс базасында – 30дан артык.

Регина Иванова

 

 

Бүген Бәләбәй абитуриентлары нинди һөнәрләргә өстенлек бирә?
Бүген Бәләбәй абитуриентлары нинди һөнәрләргә өстенлек бирә?
Бүген Бәләбәй абитуриентлары нинди һөнәрләргә өстенлек бирә?
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас