

Мәктәп яны клумбаларында да җанлылык. Приютлылар эшли: чүп үләннәрен утыйлар, җирне йомшарталар, чәчәкләргә су сибәләр.
Бина эчендә дә эш кайный. Укучылар укытучылар белән бергә коридорларда панельләрне юалар, кабинетларны тәртипкә китерәләр, бүлмә үсемлекләрен карыйлар.
Күмәк эштә балалар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре һәм ата-аналар катнашуы аеруча кыйммәтле.
Яңартылган, чиста һәм уңайлы 5 нче мәктәп 1 сентябрьдә яңа уку елына үз ишекләрен ачарга әзер булачак.
Алсу Фәизова әзерләде.
Фотолар Приютның 5 нче мәктәбеннән.