Мәғариф
28 Июля , 12:00

Иҗатның чикләре юк

"Беренчеләр хәрәкәте" грантлар конкурсында җиңгән "Мәктәпкәчә балаларның изге  куллары" социаль проекты Бәләбәй районы халкын яхшы башлангычлары белән сөендереп кенә тора.

Иҗатның чикләре юкИҗатның чикләре юк
Иҗатның чикләре юк

24 июльдә проектны гамәлгә ашыру кысаларында "Йолдызчык" 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар белән "Елмаю бүләк ит" осталык классы үткәрелде.

Чараның төп асыды шунда: мәктәпкәчә яшьтәге волонтерлар мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади дәрес үткәрделәр. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар.

Заманча җиһазлар – 3D-ручкалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелде. Бу инновацион корал мастер-класста катнашучыларның барысында да чын кызыксыну уятты. Балалар үз бүләкләре өчен күләмле элементлар булдырдылар, иҗатның яңа техникаларын үзләштерделәр.

Чара җылылык һәм үзара аңлашу халәтендә үтте. Балалар бакчасы волонтерлары һәр катнашучыга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәттеләр, үз осталыклары белән уртаклаштылар, булыштылар. Педагоглар да бу актив катнаштылар, яшь осталарга юнәлеш бирделәр һәм аларны рухландырдылар.

Проект җитәкчесе, балалар бакчасы мөдире Наталья Галиева һәм учреждениенең актив педагоглар командасы билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар балаларга якыннарын кайгыртырга, иҗади сәләтләрен үстерергә һәм мөһим социаль күнекмәләр булдырырга  ярдәм итә. Проект үз эшен "Бренчеләр хәрәкәте" ярдәмендә дәвам итә, балаларның иҗади үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Оештыручылар планнарынд – махсус ихтыяҗлары булган балаларга ярдәм итүгә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән яңа мастер-класслар һәм иҗади очрашулар уздыру .

Фотолар балалар бакчасыннан

 

 

Иҗатның чикләре юк
Иҗатның чикләре юк
Иҗатның чикләре юк
Иҗатның чикләре юк
Иҗатның чикләре юк
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас