

Ульяна Максимова группадашлары белән бергә Бәләбәй "Почет билгесе" орденлы сөт комбинатында практика үтә. Кыз өчен практика башка галәмгә чуму сыман булган: сөт кабул итү – төгәллек тә, игътибар да, хәтта интуиция дә мөһим булган фән булып чыккан.
"Башта барсы да гади кебек тоела: сөт машинасы килде, проба алдык - һәм әзер, – дип елмая Ульяна. - Ә эштә һәр цистернадан икешәр проба алырга кирәк, һәм алга таба чын эш башлана: майлылыгын, куелыгын тикшерәбез, антибиотиклар юкмы икәнен карыйбыз. Монда ашыгырга ярамый, теләсә нинди вак-төякнең әһәмияте бар. Коллективтан уңдым: лабораториядәге кызлар барысын да күрсәтәләр, яхшылап аңлаталар. Хәзер беләм: бу эш беренче карашка гына җиңел".
Ә Мария Вахрушева Туймазы районының Серафимовка авылы "Серафимовка" җәмгыятендә (Серафимовка сөт заводы) производствоны үзләштерә. Монда кыз сөтнең тулы маршруты белән танышкан: кабул итүдән алып савытларга тутыруга кадәр.
Мария норматив-технологик документацияне һәм лабораториядә эшләү кагыйдәләрен өйрәнгән, пробалар алуны һәм сөтнең физик-химик үзлекләрен анализлауны үзләштергән. Әзер продукциянең органолептик күрсәткечләрен аерым тикшерә, төрүдә катнаша, товарны ничек маркировкалауларын карый. Ак май җитештерү белән танышу практиканың мөһим өлешенә әверелгән: монда майлылыкны да, дымлылыкны да контрольдә тоту мөһим – һәртөрле төгәлсезлек шунда ук зәвыкка һәм сыйфатка тәэсир итә.
«Миңа шунда ук эш урынын күрсәттеләр һәм тыныч кына, ашыкмыйча, нәрсәдән башларга кирәклеген аңлаттылар, – дип искә төшерә Мария. - Берәр нәрсә аңлашылмый икән, остаз ашыктырмый: һәр катлаулы моментны сабыр гына тикшерә. Шулай итеп, җиһазларның ничек эшләвен һәм ни өчен җитештерүдә вак-төякләр булмавын аңлау күпкә җиңелрәк. Практика югары уку йортында укыганнарны реаль эш белән берләштерергә ярдәм итә, монда һәр күрсәткеч артында җаваплылык тора».
Регина Иванова. Фотолар студент кызлар архивыннан