Мәғариф
30 Июля , 10:00

Знаменкада балаларны аралашырга өйрәтәләр

Русия Федерациясендә «Балачак унъеллыгы» проекты гамәлгә ашырыла, аңа Бәләбәй районы мәдәният учреждениеләре дә актив кушылды.

Знаменкада балаларны  аралашырга өйрәтәләрЗнаменкада балаларны  аралашырга өйрәтәләр
Знаменкада балаларны аралашырга өйрәтәләр

Җәйге каникул вакытында Краснознаменка мәдәният йортының ишекләре вакытны күңелле һәм кызыклы итеп  үткәрергә теләүче барлык балалар өчен дә ачык.

Атна саен биредә уен программалары үткәрелә, аларда эрудиция һәм зирәклеккә уеннар, күңелле ярышлар, мастер-класслар һәм дискотекалар оештырыла.

Чираттагы «Елмаю» уен программасы авыл балаларына елмаюлар гына түгел, шәхси сәләтләрен һәм командага туплана белүләрен күрсәткән уңай минутлар да бүләк итте.

Оештыручылар сүзләренчә, баланы яшьтәшләре белән  якыннан аралашыга өйрәтергә һәм вакытлыча булса да телефоннан һәм компьютердан «өзәргә» кирәк.

Любовь Иванова. Краснознаменка мәдәният йорты фотолары

Знаменкада балаларны  аралашырга өйрәтәләр
Знаменкада балаларны  аралашырга өйрәтәләр
Знаменкада балаларны  аралашырга өйрәтәләр
Знаменкада балаларны аралашырга өйрәтәләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас