

Хәзерге вакытта түбә алыштырыла – аны герметизацияләү һәм җылыту тәмамланып килә.
Иске бүлемнәрне сүтәләр, алар урынына яңаларын – нык кирпечтән төзиләр. Бу киңлекне функциональ итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Мәктәптә иске агач идәннәрне куптаралар - аларны монолит бетон нигез алыштырачак. Искергән электр үткәргечләре тулысынча сүтелгән; яңа розеткалар, сыйфатлы яктырту һәм хәвефсезлек системалары булган заманча электр челтәре корыла.
Шулай ук мәгариф учреждениесендә һәр катта яңа санитария зоналары булдырыла: торбалар салына, бүлгеләр куела.
Ремонт тәмамланганнан соң 15 нче мәктәп үзгәрәчәк: ул хәвефсез һәм уңайлы гына түгел, ә чын-чынлап заманча - көнүзәк белем бирү стандартларына тулысынча җавап бирүче, укырга һәм иҗатка илһамландыручы мохиткә әйләнәчәк.
Алсу Фәизова әзерләде.
Фотолар 15 нче мәктәптән