Мәғариф
1 Августа , 05:00

Барыннан да элек хәвефсезлек!

Безне яңа уку елы башланудан нибары бер ай аерып тора, бер айдан мәгариф учреждениеләренең ишекләре яңадан балаларга киң  ачылачак.

Барыннан да элек хәвефсезлек!Барыннан да элек хәвефсезлек!
Барыннан да элек хәвефсезлек!

3 нән 12 августка кадәр Бәләбәй районында 46 мәгариф оешмасының яңа 2026-2026 уку елына әзерлеген тикшерәчәкләр. Тиешле карар МР хакимиятендә имзаланган.

Әзерлекне объектив һәм һәрьяклап бәяләү өчен муниципальара комиссия төзелде, аның составына район һәм шәһәр муниципалитетлары, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча идарәсе вәкилләре, мәгариф идарәсе начальнигы һәм аның структур бүлекчәләре җитәкчеләре керде.

Комиссиянең бурычы – мәктәпләрнең, балалар бакчаларының һәм көллиятләрнең янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык, санитария-эпидемиология, гигиена, медицина тәэмин ителеше таләпләренә туры килүен, балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен шартларның сыйфатын тикшерү.

Муниципалитетның мәгариф идарәсе башлыгы Т. Н.Лапшинага 20 августка кадәр МР хакимиятенә  яңа уку елына әзерлек турында мәгълүмат тапшырырга кирәк. Карарның үтәлешен контрольдә тоту Бәләбәй районы хакимияте башлыгы урынбасары М.Б. Малютинга йөкләнгән.

Чараларның төп максаты –1 сентябрьдә барлык мәгариф оешмалары уку елын өзеклексез һәм укучыларның сәламәтлеге, гомере өчен хәвефсез башлап җибәрсеннәр өчен балалар һәм педагогларга имин һәм уңайлы шартлар тудыру,

Светлана Шириня

 

Барыннан да элек хәвефсезлек!
Барыннан да элек хәвефсезлек!
Барыннан да элек хәвефсезлек!
Барыннан да элек хәвефсезлек!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас