

Бу җаваплы эш укытучыларның, техперсонал, ата-аналар һәм гимназистларның көчләрен берләштергән.
Һава шартлары аркасында быел үлән аеруча куе үсте. Физкультура укытучысы, ата-аналар һәм өлкән сыйныф укучылары бергәләп аны чабарга чыкканнар. Хәзер газоннар тулысынча тәртипкә китерелгән.
Гимназия биналарына косметик ремонт ясалган: уку кабинетларының һәм коридорларның стеналары яңартылган, баскычлар буялаган һәм идәннәр яхшылап тазартылган.
Гимназия уңайлы, матур булуы белән укучыларны да, хезмәткәрләрне дә сөендереп кенә торачак.
Алсу Фәизова әзерләде.