Мәғариф
13 Августа , 06:00

Бәләбәй мәктәбе директоры – башкала форумында катнашучы

Бәләбәй шәһәренең 17нче мәктәбе директоры Ольга Чумаченко Мәскәүдә мәктәп директорларының беренче форумына сайлап алу узды.

Бәләбәй мәктәбе директоры – башкала форумында катнашучыБәләбәй мәктәбе директоры – башкала форумында катнашучы
Бәләбәй мәктәбе директоры – башкала форумында катнашучы

Бөтен илдән мәгариф оешмалары җитәкчеләренең 5000 гаризасыннан форумга бары тик 300 директор гына чакыру алды, алар арасында Ольга Александровна да бар.

Сайлаганда экспертлар кандидатларның һөнәри компетенцияләре дәрәҗәсен һәм  идарә итү  практикаларының уникальлеген бәяләде.

- Инде берничә ел «Ел директоры» Бөтенрусия конкурсында катнашу уем бар, әмма әлегә батырчылык итмим.

Әлеге конкурс турында мәгълүмат бастыра торган бергәлектә мәктәп директорларының Беренче форумы планлаштырылуын белдем. «Русия – мөмкинлекләр иле» платформасында теркәлү, күп тестлар үттем, һәм үземнең идарә итү практикамны  чагылдырган видеовизитка яздырдым.  Соңрак миңа сайлап алуны узуым турында яздылар. Дөресен генә әйткәндә, бу мөмкинлеккә бик шатмын,  –  дип уртаклашты Ольга Чумаченко.

Чара Русия башкаласында 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр узачак. Ул «Директорлар клубы» проекты кысаларында РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Форумда катнашучылар җитәкчеләрнең һөнәри бергәлеген үстерү турында белем бирү сессияләре һәм дискуссияләр узачак. Гомуми белем бирү системасының  көнүзәк мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышачаклар. Мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертларның чыгышларын тыңлаячаклар һәм мәдәни чараларда, шул исәптән Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концертында катнашачаклар.

Алсу Фәизова.

О. А. Чумаченко фотосы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас