

Бу сезонда оештыручылар очрашулар өчен үзенчәлекле, мөһим тема сайлаганнар – "Русия һәм илсөярлек". Уен, сәнгать һәм әкият сюжетлары аша балалар ил тарихы һәм символлары белән танышалар, аның матурлыгын һәм байлыгын бәяләргә өйрәнәләр.
Күптән түгел "Арт-пикник" та "Аленушка"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булган. Нәниләр өчен галерея хезмәткәрләре мавыктыргыч маҗара әзерләгәннәр. Балалар әкияти сәяхәткә киткәннәр, анда аларны җитди сынаулар көткән.
Сюжет буенча, яшь геройларга урланган Русия флагын табарга кирәк була. Юл җиңел булмый: балалар "Тылсымлы йомгак" артыннан бардылар, Кикимораның мәкерле сазлыгын кичәләр һәм халык фольклорының иң танылган персонажлары – Шүрәле, Убырлы карчык һәм Аю янына кунакка баралар.
Квест барышында балалар Туган ил турындагы сорауларга бердәм җавап биргәннәр һәм төп максатка алып бара торган карта җыйганнар. Бәләкәй катнашучыларның бердәмлеге һәм кыюлыгы аркасында флаг табылган!
Актив квесттан соң балаларны "Җәйге илһам" иҗат остаханәсе көткән. Монда, тыныч һәм уңайлы атмосферада, яшь рәссамнар пумала һәм буяуларга тотынганнар. Мастер-классның темасы – илебез куәте, ныклыгы һәм милли характеры символы – аю булган. Һәр бала, урман пәһлеванын үзенчә сурәтләп, рәсеменә күңеленең бер өлешен салырга тырышткан. Кемнеңдер аюы игелекле һәм әкияти, кемнеңдер чын-чынлап мәһабәт булып чыккан.
– Мондый очрашулар балаларга иҗат ярдәмендә туган мәдәниятебез белән үзара бәйләнешне тоярга ярдәм итә – дип исәпли галерея мөдире Луиза Бадретдинова.
Регина Иванова әзерләде. Фото из архива галереи