Мәғариф
20 Августа , 05:00

Әзерлекне тикшерү

Яңа уку елы алдыннан Бәләбәй районы мәгариф оешмаларында гадәттән тыш хәлләр һәм террорчылык янаулары килеп чыкканда персонал һәм сак хезмәткәрләренең гамәлләрен тикшерү буенча бердәм өйрәнүләр уздырылды. Бәләбәй гуманитар-техник көллияте (БГТК) күрсәтмә чараны үткәрү өчен үзәк мәйданчык булды.

Әзерлекне тикшерүӘзерлекне тикшерү
Әзерлекне тикшерү

Укыту-тәрбия процессының иминлеген тәэмин итү – мәгариф системасы өчен өстенлекле бурыч. Мәгариф идарәсенең ОБЖ бүлеге начальнигы Назыйм Кадыйров ассызыклаганча, 1 сентябрьгә әзерлек планлы бара, ә террорчылыктан саклану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Өйрәнүләрне уздыруга бик җитди килделәр. Персоналның гамәлләрен бәяләү өчен Террорчылыкка каршы комиссия, район хакимиятенең гражданнарны саклау секторы вәкилләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия, 43 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре чакырылган иде.

Күрсәтмә өйрәнүләр барышында реаль янауларга максималь якынлаштырылган өч сценарий эшләнде:

  • чит затның үтеп керүе: заложникны (укытучыны) тотканда ничек эш итү;

* БПЛА һөҗүме: һавадан хәвеф турында сигнал алганда студентлар һәм педагогларның эш итү алгоритмы;

  • янгын хәвефсезлеге:уку йортына кергән яктан ут төрткәндә гамәлләр.

Оештыручылар хәбәр итү системаларының эшли алуын, персоналның реакция тизлеген һәм ашыгыч хезмәтләр белән бәйләнешләр сыйфатын тикшерделәр. Көллиятнең педагогик составы, тикшерүчеләрдән җитди кисәтүләр алмыйча, инструкцияләрне төгәл үтәвен күрсәтте.

"БГТК – районның иң зур уку йортларының берсе, шуңа күрә без аны күрсәтмә өйрәнүләр өчен мәйданчык итеп сайладык. Педагоглар һәм җитәкчелек гадәттән тыш хәлләр вакытында эш итү тәртибен автоматизмга кадәр белергә тиеш. Мондый күнегүләр коллективның әзерлеге турында тулы мәгълүмат бирә һәм кискен ситуациядә гомерне саклап калырга мөмкин булган кирәкле күнекмәләрне булдырырга ярдәм итә", –  дип йомгаклады Назыйм Шифа улы. 

Чара йомгаклары буенча экспертлар хәвефсезлек системасын камилләштерү буенча киңәшләр бирделәр, мондый күнегүләр районның барлык мәктәпләрендә дә тыныч һәм сакланган уку процессының нигезе булачак, дип билгеләп үттеләр.

Елена Петрова фотолары

Әзерлекне тикшерү
Әзерлекне тикшерү
Әзерлекне тикшерү
Әзерлекне тикшерү
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас