Мәғариф
21 Августа , 08:00

Белем һәм иман бәйрәме

Рабигуль-әүвәлнең мөбарәк аенда – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган айда – Чишмә районында күркәм  чара – XXI Башкортстан мөселманнары корылтае һәм аның кысаларында  «Мин Исламны таныйм» балалар-яшүсмерләр бәйгесе оештырылды. Бу хакта “Бәләбәй хәбәрләре” газетасына  штаттан тыш хәбәрчебез, тарихи  мәчет мөгаллимәсе  Рита Зәйдуллина язып җибәргән.

Белем һәм иман бәйрәмеБелем һәм иман бәйрәме
Белем һәм иман бәйрәме

 – Бәйгенең максаты һәм бурычлары:  ислам динен тоту һәм тарату, Русия  өчен традицион булган исламның югары әхлакый принциплары нигезендә балаларга рухи тәрбия бирү, изге Корьәнне укырга өйрәтү  һәм ислам дине нигезләренә төшендерү; тормышта адаптация күнекмәләрен булдыру  һәм җәмгыятьтә яшәүгә әзерләү; илсөярлек, Ватанга мәхәббәт һәм гореф-гадәтләргә тугрылык тәрбияләү; балаларның интеллектуаль, рухи мөмкинлекләрен, иҗади сәләтләрен һәм кызыксынуларын үстерү.

 Чара Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды һәм Русиянең  Югары мөфтие Тәлгать  хәзрәт Таҗетдин катнашында узды, – дип яза ул.

Бәйгедә 15 яшькә кадәрге, мәчет янындагы курсларда Ислам нигезләре буенча белем алган һәм Корьән укый белгән балалар һәм яшүсмерләр катнашкан.

Бәләбәйдән катнашучылар да булган. Алар: Амонов Али, Амонов Исмагыйль, Андреев Раян, Гәләветдинова  Гөлназ, Галиев Азат, Галиев Раян, Галимова Самира, Зәйдуллина Элина, Мөхәррәмов Ислам, Кашафетдинова Мәрьям, Сайфуллина Әминә, Амонова Зөләйха.

 Быел бәйге ике этаптан торган. Беренче этапта шәкертләр тест сорауларына җавап биргәннәр, изге Корьән аятьләрен  укыганнар, аннары аны тәҗвид кагыйдәләре буенча өйрәнгәннәр.

Тест нәтиҗәләре буенча һәр номинациядән балалар икенче этапка узган. Жюри тәҗвид кагыйдәләрен белүне, әйтелешне һәм уку сыйфатын тикшергән.

 –  Әлхәмдүлилләһ, нинди сөенеч,  без ел саен актив катнашабыз һәм призлы урыннар алабыз. Элекке елларда  шәкертләребез – Галиева Нурсибә,  Ширинова Самира, Галиева Нурсибә, Мартынов Абдулкәрим, Зәйдуллина Элина, Останин Абдулла бәйге җиңүчеләре булганнар иде. Быел  6 яшьлек Зөләйха Амонова  исә Гран-при яулады  һәм мөфтинең махсус бүләгенә ия булды.  Бу безне бик шатландыра. Без Зөләйханы һәм  аның әти-әнисен котлыйбыз!

 Финалга чыккан шәкертләрнең  сәхнәдә «Әл-Фатиха» сүрәсен бергәләп укуы чараның иң матур бизәге булды.

Оештыручыларга рәхмәтлебез, балалар өчен иҗади, спорт мәйданчыклары эшләде, бәйрәм ашы оештырылды, – дип яза Рита ханым.

 

Зәйфә Салихова әзерләде.

 

Белем һәм иман бәйрәме
Белем һәм иман бәйрәме
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас