Мәғариф
26 Августа , 06:00

Мәгарифтә цифрлы революция

2026-2027 яңа уку елы башлану белән Башкортстанның меңләгән укучысы «Мәскәү электрон мәктәбе» (МЭМ) бердәм цифрлы экосистемасына керү мөмкинлеге алачак. Республика башлыгы Радий Хәбиров һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин имзалаган документ төбәкнең белем бирү процессында яңа бит ача.

Мәгарифтә цифрлы революцияМәгарифтә цифрлы революция
Мәгарифтә цифрлы революция

"Мәскәү электрон мәктәбе" – укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны берләштерүче цифрлы платформа. Проект 2016 елда Мәскәүнең Дәүләт мәктәпләре өчен старт алды. Бүген МЭМ сервисларыннан Русиянең алты төбәгендә файдаланалар: Калуга, Мәскәү һәм Төмән өлкәләрендә, Татарстан һәм Дагыстан Республикаларында, шулай ук Ямал-Ненец автономияле округында. Быелның сентябреннән платформага тагын биш төбәк кушылачак, шул исәптән Башкортостан һәм Карелия, шулай ук Вологда, Мурманск һәм Тверь өлкәләре.

МЭМ – уку процессы белән идарә итү коралы гына түгел, ә аның сыйфатын күтәрү өчен куәтле ресурс та. Платформа бушлай һәм сайт аша карарга мөмкин https://vk.cc/73LkW3 яки "Дневник МЭШ" мобиль кушымтасы https://school.mos.ru/. керү өчен дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы кирәк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдергәнчә, республика мәктәпләренең күбесе яңа платформага 2026 елның 1 сентябреннән, калганнары ел ахырына кадәр күчәчәк.

"Укытучыларга – бюрократик йөкләнешнең кимүе, квалификацияне күтәрү, иң яхшы педагогик практикаларны үзләштерү мөмкинлеге.

Ата-аналарга – баланың өлгерешен күзәтеп тору, өстәмә дәресләргә язып кую, барлык документларны электрон рәвештә рәсмиләштерү мөмкинлеге. Балаларга-кызыклы дәресләр һәм белем бирү программалары, федераль стандартларга тулысынча туры килә торган зур белем китапханәсенә керү мөмкинлеге», – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, МЭШка Бәләбәй районы мәктәпләре дә кушылачак.

Регина Иванова әзерләде

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас